Рамиль туганым, ты просто молодец!!! Иң беренче тапкыр Болгарда, Бөек Болгарда мин 1988 елңың җәендә, Башкорт Дәүләт Университетында укыганда, дустым, галим Алмаз Галимҗан улы Шәйхулов һәм аның студентлары белзн булган идем... Бу вакытта Болгар Спаск каласы дип атала иде ..... Болгар биләмәләре урыс авылы ихатасында иде... Болгар җирендә мал-туар уртлап йөри иде...дуңгызлар, кәҗәләр, сыерлар... Утыз елдан артык узган вакыт эченлэ Болгар танымаслык булып үзгәрде; "Ак Мәчет" калкып чыкты, асылташлардан "язылган" Көрьән урнашкан музей, "Икмәк музейы", Елга Порты төзелде, тарихи һәйкзлләргә реставрация эшлзнде. Болгарда Ислам Университеты эшли. Болгарга мин ике дистәдән артык гомер, гаиләм белзн, балалар белән ак теплоходта Агидел, Кама, Идел буенча сәяхәт иттем. Иң тәүдә бу сәяхәтне Рәшит Сайфулла улы Гараев җитәкләгән Халыкара "Планета" концерны оештырса, азак эстафетаны Марат Сабитович Шарипов булдырган "Рамазан" җәмгыяте үз кулына алды. Бу сәяхәттә Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфиә Авзалова,Салават Фатхетдинов, Фадис Ганиев, Айдар Галимов, Айдар Фатхетдинов, Разил Валиев, Римзил Валиев, Илдар Юзиев, Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнәшева,Рафаэль Ильясов, Лилия, Халит, Илшат, Айнур Фатиховлар, Шаһинур Мостафин, Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов, Нәфисә һәм Ризван Хакимовлар, Рауф Идрисов, Венера Гимазова,Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Лилия Рәсүлева, Рәдиф Гаташ, Муса, Гайса, Гүзәл, Рөстәм Маликовлар, Равил Үтәбай - Кәрими һәм башкалар катнашты. Елга сәяхәтендә көн дә кызыклы очрашулар, концертлар булды. Балалар өчен теплоходта Мәдрәсә эшләде. Бу сәяхәтләрдә Австралия, Кытай, Алмания, Швеция, Финляндия,Төркия, Латвия,Үзбәкстан, Казахстаннан килгән милләттәшләребез дә катнашты. Бүгенге көндә Болгар бик зур туризм үзәгенә әйләнде. Үз вакытында бүгенге Казаннан өч тапкыр зур булган Болгар күп халыклар өчен изге җир, уртак Ватан! Татарлар да, башкортлар да, чувашлар да, мари, мордва, удмурт халыклары да аны үз күрә. Болгар дәүләте күп милләтле булуы хакында тарихи чыганаклар ачык сөйли! Бүген сезнең игътибарга, минем композитор Ризван Хакимов белән язган "Болгар җыры"н тәкъдим итәм. Үзегез дә җырлап карый аласыз...җырның Минусын куям. Җырлап, гөрләп яшә, дуслык, туганлык пайтәхәте изге Болгар, шәһри Болгар!!! Шәһри Болгарга сәяхәтне дустым, туганым Комил Олим улы Сираҗетдинов оештырган, җитәкчелек иткән "Хазина - Тур" компаниясы да оештыра. Минем туган көнгә атап, август аенда оештырылган сәяхәтләрдә дә, без "Хазина _- Тур" белән Болгарда дистә тапкырлар булдык инде! Вступайте в мою Песенную Группу: ЛЮБИТЕЛИ ТВОРЧЕСТВА РАМИЛЯ ЧУРАГУЛА: http://vk.com/ramil_churagul, подписывайтесь на мой Канал в Ютуб, где собраны ВИДЕОКЛИПЫ песен на мои слова, видеозаписи передач о моём творчестве! Мой ЮТУБ Канал: https://www.youtube.com/user/churagul/videos ВСТУПАЙТЕ, ПОДПИСЫВАЙТЕСЬ, ДЕЛАЙТЕ РЕПОСТЫ!!! Пусть мои песни украсят вашу жизнь, отделят вас от невзгод и болезней, помогут найти новых позитивных друзей, которые умеют жить и радоваться за себя... и за других!!!